- сызыкча
- I. 1. Кыска гына, кечкенә генә сызык 2. грам. Ярты сызык озынлыгы тыныш билгесе; дефис: (-). II. СЫЗЫКЧА – с. 1. Озынлыкка һәм шуңа бәйле зурлыкларны үлчәүгә бәйләнешле; рус. Линейный 2. Туры сызыкка бәйләнешле; рус. Линейчатый. II. СЫЗЫК – Туңмай эреткәндә төер-төер куырылып кала торган азык
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.